Архив рубрики: Новости

СКОРО НОВЫЙ ГОД

 В сельском поселении Аккузевский сельсовет полным ходом идет подготовка к самому любимому празднику детей и взрослых- Новому году. Территории и здания школы, дома культуры,  сельской администрации, детсада украшены яркими гирляндами. Настоящее ощущение праздника и новогоднее настроение создают красивые снежные фигуры, сказочные персонажи, слепленные руками детей.

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Аккуз авыл советына караган Калигин авлында яшәүче Ильфат белән Фәнилә Шакиряновлар – матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән. Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә! Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.